Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган

2024 елның 22 марты, җомга

        Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

 

         Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә  бер тапкыр бирелә торган пособие-   балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган  ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

 

         Ярдәм  бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә.

Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә..

         

_________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

     

 

 

   

       

          «Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә гариза белән Татарстан Социаль фондының яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.  Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, әмма бу очракта  уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

         Игътибар! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк.

   

          Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кергәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса,  пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

                                                                       

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International