Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Олы Подберезье авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Авыл җирлекләре
Олы Подберезье авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2024 ел
2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә: вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары; хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала. Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар: яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү; хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау; эшсезлек буенча пособие алу периоды. "Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
4
апрель, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә. Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми. "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
2
апрель, 2024 ел
1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә. Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде: Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр; радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары; космонавтлар һәм очучы-сынаучылар; кайбер башка гражданнар. Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк. "Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин._________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001 Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
1
апрель, 2024 ел
Прокуратура хәбәр итә: яңа банкнотлар турында нәрсә белергә кирәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз